Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Де­ни­с Ма­цу­ев­тан – югары бәя

Бәй­ге нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча төр­ле ин­ст­ру­мент­лар­да уй­нау­чы яшь баш­ка­ру­чы­лар­ның ан­самбль­лә­ре оеш­ты­ры­ла, алар от­чет кон­церт­лар­да кат­на­ша.

Ор­ган за­лын­да вир­ту­оз пи­а­нист Де­ни­са Ма­цу­ев­ның “Клас­си­ка һәм Jazz” прог­рам­ма­сы бе­лән “Зәң­гәр кош” те­ле­ви­зи­он бәй­ге­се җи­ңү­че­лә­ре­нең ур­так кон­цер­ты бул­ды. Ар­тист­лар Чал­лы­га КА­МАЗ ге­не­раль ди­рек­то­ры Сер­гей Ко­го­гин ча­кы­руы бу­ен­ча кил­гән­нәр.

Де­нис Ма­цу­ев би­ре­гә кон­церт прог­рам­ма­сы бе­лән ге­нә тү­гел, ә “Яңа исем­нәр” фон­ды укы­ту­чы­ла­ры бе­лән бер­лек­тә мас­тер-класс­лар күр­сә­тер өчен дә кил­гән. Ике көн дә­ва­мын­да алар му­зы­ка мәк­тәп­лә­ре һәм сән­гать уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бе­лем алу­чы­лар кар­шын­да чы­гыш яса­ды­лар, “Яңа исем­нәр” фон­ды сти­пен­ди­ат­ла­рын бил­ге­лә­де­ләр.

Бе­рен­че тап­кыр бер шә­һәр­дән дүрт ке­ше­нең но­ми­нант бу­лу­ын та­ныл­ган пи­а­нист Чал­лы­да сән­гать үсе­ше­нең юга­ры дә­рә­җә­дә бу­луы бе­лән аң­лат­ты. Фонд­ның сти­пен­ди­ат­ла­ры та­нык­ла­ма­ла­ры 3 нче ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тә­бен­нән Ма­рия Цап­ко­ва (пи­а­ни­но), 1 нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе уку­чы­сы Али­нә Сол­та­нәх­мә­то­ва (рә­сем сән­га­те), Чал­лы сән­гать көл­ли­я­те сту­ден­ты Гри­го­рий Кон­дра­шин (ба­ян) һәм 5 нче ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тә­бе уку­чы­сы Ай­дар Сол­та­нов­ка (сак­со­фон) тап­шы­рыл­ды.

Де­нис Ма­цу­ев бе­лән Сер­гей Ко­го­гин сти­пен­ди­ат­лар­ны тәб­рик­ләп, алар­ның Ха­лы­ка­ра Җәй­ге “Яңа исем­нәр” иҗа­ди мәк­тә­бен­дә дә кат­на­ша алу­ла­рын бил­ге­ләп үт­те­ләр. Сме­на Суз­даль­дә уза икән.“Сез хә­зер “Яңа исем­нәр” дип ата­лу­чы зур иҗа­ди га­и­лә әгъ­за­ла­ры бул­ды­гыз. Үз сән­га­те­гез бе­лән иле­без да­нын арт­ты­ру­га хез­мәт итәр­сез дип ыша­на­быз, ә без сез­гә яр­дәм итә­чәк­без”, – ди­де та­ныл­ган пи­а­нист. Исем­ле, дөнь­я­кү­ләм бил­ге­ле сән­гать эш­лек­ле­лә­ре бе­лән ара­ла­шу мөм­кин­ле­ге, бәй­ге­ләр­дә кат­на­шу яшь та­лант­лар­га зур үсеш бас­кы­чы бу­лып то­ра. Бәй­ге нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча төр­ле ин­ст­ру­мент­лар­да уй­нау­чы яшь баш­ка­ру­чы­лар­ның ан­самбль­лә­ре оеш­ты­ры­ла, алар от­чет кон­церт­лар­да кат­на­ша.

           

 “Чиш­мә” Ха­лык­лар дус­лы­гы йор­тын­да Ве­ро­ни­ка Шо­кил­ба­е­ва ав­тор­лык прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә “Мил­ли кур­чак” бәй­ге­се үт­кә­рел­де. Анда 7-12 яшь­тә­ге төр­ле мил­ләт кыз­ла­ры кат­наш­ты. Ал­да­гы ел­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, бы­ел би­ре­гә баш­ка шә­һәр­ләр­дән дә кат­на­шу­чы­лар кил­гән. Кыз­лар прог­рам­ма бу­ен­ча ту­ган тел­лә­рен­дә үз­лә­ре ту­рын­да сөй­ләр­гә һәм мил­ли бию баш­ка­рыр­га ти­еш иде. Чы­гыш­лар­ны әти-әни­ләр, дус­лар кат­на­шын­да­гы иҗа­ди но­мер­лар тө­гәл­лә­де. Бы­ел сай­лап алу эта­бын­да 17 кыз кат­наш­ты. Бәй­ге­не баш­кар­ма ко­ми­тет, мә­дә­ни­ят ида­рә­се һәм Ха­лык­лар дус­лы­гы йор­ты оеш­ты­ра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орган музыка балалар концерт камаз

2
X