Депутат котлады - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Депутат котлады - ВИДЕО

8 Март уңаеннан татар матбугаты үзәге коллективының гүзәл хатын-кызларын «СтройТраст» компаниясенең генераль директоры, шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев котлады.

Аның ярдәмчесе, «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты Айдар Фәхретдинов җылы котлау сүзләре җиткерде.

– Сез бөтенегез дә шундый матурлар, гүзәлләр! Исәнлек сезгә, гаиләләрегезгә иминлек-тигезлек! – диде Айдар Фәхретдинов.

«Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова да хезмәттәшлегебезнең дәвамлы булуын теләде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев