Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат махсус хәрби операция зонасында булып кайтты

Ул егетләргә гуманитар йөк илтте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар йөк илтүдә катнашты. 

«Йөк автомобильләре, запас частьләр, тәгәрмәчләр, радиоэлектрон көрәш системалары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, азык-төлек, милли ризыклар, какланган каз, ат колбасалары – барлыгы 120 тонна кирәк-яракны илебез сагында торучы хәрбиләргә илттек», – ди ул. 

Әлфия Когогина Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары Анна белән Анастасиянең әтиләренә шәхси посылкалар да тапшырган.

«Кызлар, посылканы әтиләрегезнең кулларына тапшырдым. Сезгә кайнар сәлам. Әтиләрегез җиңеп кайтырга сүз бирделәр», – дип язган ул үзенең телеграмм каналында.

Фотолар Әлфия Когогинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем Әлфия КОГОГИНА депутат ГОСДУМЫ