Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар киңәште

Шәһәр Советының икенче чакырылышы соңгы гомуми утырышын уздырды. Утырышта 9 сорау каралды. Депутатлар 2016 елга һәм 2017, 2018нче елларның план чорына бюджет проекты буенча җәмәгать тыңлауларының вакытын билгеләделәр. Ул 2015 елның 9 ноябрендә 14 сәгатьтә шәһәр хакимиятенең 400нче залында үтәчәк. Утырышта топонимик комиссия составына, реклама конструкцияләре турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде...

Шәһәр Советының икенче чакырылышы соңгы гомуми утырышын уздырды. Утырышта 9 сорау каралды.

Депутатлар 2016 елга һәм 2017, 2018нче елларның план чорына бюджет проекты буенча җәмәгать тыңлауларының вакытын билгеләделәр. Ул 2015 елның 9 ноябрендә 14 сәгатьтә шәһәр хакимиятенең 400нче залында үтәчәк.

Утырышта топонимик комиссия составына, реклама конструкцияләре турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде һәм техник хәленә, тиешенчә техник хезмәт күрсәтүгә бәя бирү максатыннан биналарны, корылмаларны карау тәртибе турындагы положение расланды. Депутатлар бертавыштан ризалык белдергән бу өч мәсьләне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Щерба җиткерде.

Участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә теркәү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кертү турында проект карары белән шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова чыгыш ясады. Ул исемлеккә кертелгән 41 кешенең 21е участок сайлау комиссияләрендә эшләү тәжрибәсенә ия булуын искәртте. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева депутат корпусының эш йомгаклары белән таныштырды. Биш ел эчендә шәһәр Советы 41 утырыш уздырган, шуларның 7се - чираттан тыш. Шушы еллар дәвамында депутат корпусы муниципалитетның хокукый базасын булдыру һәм камилләштерү, җирле бюджет формалаштыру буенча эшләгән. Депутатлар муниципаль программаларның үтәлешен даими контрольдә тотканнар. Алар үз округларында даими рәвештә гражданнарны кабул иткәннәр, 2000нән артык шәһәрдәшебез үзенең мөһим мәсьәләләрен хәл иткән. Депутатлар шулай ук хәйриячелеккә зур өлеш керткәннәр. "Игелекле телефон" акциясе кысаларында 45 ялгыз шәһәрдәшебез кесә телефонлы булган. Биш ел дәвамында депутатлар 14 млн сумлык хәйрия ярдәме күрсәткәннәр. Флера Андреева шәһәр башкарма комитетына, прокуратурага, ТР Дәүләт Советы депутатларына, федераль ведомстволарның җирле органнарына Шәһәр Советы белән нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Флера Ивановна Шәһәр Советының яңа өченче чакырылышын да шәһәр алдында торган бурычларны хәл итү өчен максатчан, нәтиҗәле эш көтүен, алар алдында "Шәһәрнең 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе"н раслау торуын әйтте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, депутатларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хәзерге шәһәр парламенты эшендәге барлык яхшы үрнәкләр депутат корпусының яңа составы эшчәнлегендә дә кулланылыр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән Шәһәр Советы депутатларына, башкарма хакимиятенең республика һәм федераль органнары җитәкчеләренә, ТР Дәүләт Советы депутатларына уртак эш һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Уңышлар, ныклы сәламәтлек, иң изге теләкләр телим", - диде Наил Гамбәр улы.

Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Чаллы Шәһәр Советы депутатларының эшен югары бәяләде. Депутатлар Харис Шәрәфуллинга һәм Андрей Фомичевка ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Депутат Илдус Камалов шәһәр хакименең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Шәһәр Советының яңа составы 13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә сайланачак. Шәһәр Советының өченче чакырылышының беренче утырышына кадәр гамәлдәге чакырылыш депутатларының вәкаләтләре саклана.

И. ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев