Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар мандатын куйды

Депутатлар кая китә?

Шәһәр советының XV утырышында депутатлар  Ленар Зарипов һәм Эдуард Фәттаховның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында  сорап язган үтенчеләре канәгатьләндерелде.

Мәгълүм булганча, Ленар Рафак улы кичә Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев депутатның эшчәнлеген югары бәяләде. «Ленар Рафак улы район советы депутаты булып сайланырга тиеш, ә моның өчен билгеле процедуралар узасы бар. Без барыбыз да хезмәттәшебезне яхшы беләбез. Ул үзен уңай яктан күрсәтте. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге безнең күз алдында үтте. Ышанычлы, җаваплы, тәртипле кеше. Бик таләпчән, шул ук вакытта изге күңелле», – диде.

Эдуард Фәттахов исә Чаллының Үзәк районы башлыгы булып билгеләнәчәк. Шәһәр мэры әйтүенчә, ул да депутат һәм Пенсия фондының Чаллы буенча җитәкчесе булып эшләү дәверендә үзен яхшы яктан күрсәткән. «Эдуард Фәттахов депутат һәм җитәкче буларак формалашты. Үзәк районы башлыгы урынына мин аны үзем чакырдым. 200 мең халкы булган районда эшләү җиңел булмаячак», – диде ул.

Наил Мәһдиев вәкаләтләре алдан туктатылган депутатларга Мэрның мактау грамотасын тапшырып, яңа вазифаларында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау депутат