Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләү турында фикер алыштылар

Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы шәһәр мэриясендә узды.

Шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләүнең барышы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
2021/2022 еллар җылылык сезонына әзерлек вакытында Яр Чаллы ТЭЦы тарафыннан 192 млн сумлык җиһазлар, җылылык, суүткәргеч-канализация челтәрләре, газ белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре буенча кирәкле ремонт эшләре башкарылган.

«Гомуми озынлыгы 1,5 км булган җылылык трассасын төзү төгәлләнде, «Татэнерго» АҖ филиалы 1 июльдән кулланучыларга кайнар су бирде. Су белән тәэмин итү һәм суларны агызу объектлары буенча «Чаллы су каналы» ҖЧҖ көче белән 5 км суүткәргеч челтәренә капиталь ремонт ясалган, бу планлаштырылган эш күләменең 102,5%ын тәшкил итә (5,31 км), канализация челтәрләре – 1 км, бу 77% тәшкил итә. Челтәр компаниясе филиалы тарафыннан ягып җылыту сезонына әзерлек буенча 99 чарадан торган  Яр Чаллы электр челтәрләрен әзерләү планы эшләнелде һәм расланды, хәзерге вакытта җылыту сезонына әзерлек буенча чаралар үтәлде», - дип билгеләп үтте Илья Зуев.
Юлларны һәм магистраль тротуарларны кышкы чорда чистарту өчен «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП карамагында бүгенге көндә 181 техника бар.
Безнең шәһәр юлларында кышкы шартларда нәтиҗәле эшләү өчен Автомобиль юллары предприятиесе тарафыннан бозлавыкка каршы материаллар әзерләнелде: 10 000 тонна елга комы һәм 2 500 тонна техник тоз сатып алынды.  
Депутатлар әлеге мәгълүматны игътибарга алдылар, Башкарма комитетка көзге-кышкы чорда гадәттән тыш хәлләрнең мөмкин булган нәтиҗәләрен бетерү буенча өзлексез эш алып баруны, шулай ук көзге-кышкы чорда эшләү өчен юл-транспорт инфраструктурасының әзер булуын, юлларны чистарту өчен ЮХИДИ хезмәткәрләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыелыш