Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатның вәкаләте туктатылды

Сәбәбе нидә?

"Мастеровые" рус драма театрының кече залында шәһәр Советының чираттагы сессиясе бара. 

Көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелде. 

Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлануы сәбәпле, Руслан Нигъмәтуллин шәхси гаризасы нигезендә вакытыннан алда шәһәр Советы депутаты вазифасыннан азат ителде.

"Руслан Рависович ТР Дәүләт Советында шәһәр мәнфәгатьләрен яклаячак. Аңа уңышлар телик", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Руслан Нигъмәтуллин җавап сүзе алып: "Киләчәктә дә мөмкинлегемнән чыгып, сайлаучылар мәнфәгате өчен нәтиҗәле эшләрмен", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр советы депутатлар тормышы