Әнвәр Нургалиевның туганы үлемендә гаепле 7 елга колониягә озатылды
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиевның туганы үлемендә гаепле 7 елга колониягә озатылды

Башкортостанның Югары суды хөкемне үз көчендә калдырды.

Башкортостанның Югары суды Әнвәр Нургалиевның туганы, блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепле Вадим Латыйповны 7 елга колониягә җибәрү турында карар кабул итте. Моңарчы мондый җәза төрен Чишмә районы суды да билгеләгән иде. Әмма гаепләнүче гаебен танымыйча, хөкем карары белән килешмәде – Югары судка мөрәҗәгать итте. Суд бер елга сузылды. 

Исегезгә төшерәбез, күпбалалы ана, блогер Диана Сәфәрованың гомере узган елның 9 маенда Башкортостанның Чишмә район үзәгендә юл-транспорт һәлакәтендә өзелде. Чит ил машинасы «кистерү» нәтиҗәсендә ул идарәне югалтып баганага бәрелде.  

«Диананың әти-әнисеннән, бездән, балалардан гафу сорап, гаебен таныса, ирегеннән мәхрүм ителмәс иде. Иң күбе шартлы рәвештә хөкем ителер иде», – ди Диана Сәфәрованың туганы, җырчы Әнвәр Нургалиев. 

Сүз уңаеннан, Диананың үлемендә гаепле кеше һәм аның туганнары бер тапкыр да балаларның, әнисенең хәлен белешмәгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хөкем итү үлем-китем Диана Сафарова

Нет комментариев