Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Дилә Нигъмәтуллина: «Әтине карау бик нык хәлемне ала»

Җырчының тормышы кыенлашкан.

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина өчен бу ел сынаулы булды. Аның әтисе чирли, катлаулы операцияләр дә кичерде. Бик озак Казанда республика клиник хастахнәсендә ятты. Балалары Дилә белән Булат аны тәрбиялиләр. Авыру кешене карау бер дә җиңел түгел шул.

«Бүген сторисларга бөтенләй башкача чыгарга уйлаган идем, ләкин сезне алдыйсым килми. Дусларым, мин эмоциональ яктан бик арыдым. Еллар буе чирле туганнарын караган кешеләр алдында баш иям. Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. Мин моның урынына 200 концерт биреп тә  бу кадәр арымас идем.
 
Арумның төп билгесе – таркаулыгым. Бик еш әйберләремне югалта башладым. Бүген машина ачкычымны югалттым, шул сәбәпле косметологыма барып җитә алмадым.
 
Сез: «Ничек барысын да булдырасыз?» – дип сорыйсыз. Булдырмыйм шул… Җырлавым гына 100 процент килеп чыга. Белмим ничек алайдыр, әмма йокым туйса да, туймаса да, арысам да, арымасам да, чыгам да халыкны кыздырам. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләмә миңа чыгышлар ясау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтләр укыйм.
 
Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, «башым китәр» иде инде. Без барлык проблемаларны да бергә хәл итәбез. Әти белән булган хәлләр абый белән арабызны тагын да якынайтты», – ди  Дилә Нигъмәтуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек Шоубизнес Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар