Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дин әһелләре – “Чаллы-бройлер”да

"Чаллы-Бройлер" кошчылык комплексы бүгенге көндә Рәсәйдә иң күп хәләл тавык ите җитештерүче. Шуңа күрә аның эшчәнлеге белән дин әһелләре даими кызыксынып тора. 27 апрельдә биредә хәләл продукция җитештерү процессы белән чираттагы танышу булды. Бу юлы комплекска Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге дин әһелләре делегациясе, Рәсәй төбәкләре вәкилләре (Саратов,...

"Чаллы-Бройлер" кошчылык комплексы бүгенге көндә Рәсәйдә иң күп хәләл тавык ите җитештерүче. Шуңа күрә аның эшчәнлеге белән дин әһелләре даими кызыксынып тора. 27 апрельдә биредә хәләл продукция җитештерү процессы белән чираттагы танышу булды. Бу юлы комплекска Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге дин әһелләре делегациясе, Рәсәй төбәкләре вәкилләре (Саратов, Магнитогорск, Оренбург), Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург мәгълүмат чараларыннан күп санлы журналистлар килде.

Чара "Чаллы-Бройлер" территориясенә экскурсиядән башланды. Бүгенге көндә комплекс урнашкан территория 406 гектар тәшкил итә. Ул чип-чиста, хәтта кошлар да юк. Цехлар бер-берләреннән тиешле ераклыкта урнаштырылган. Комплексның ике инкубаторы бар. Ул үзе чыгарган чебиләр белән генә эш итә. Ел саен 65 млн. йомырка җитештерелә, 18 млн. баш чеби үстерелеп иткә чалына (1 млн. 700 мең чеби халыкка сатыла). Аларның үсү срогы - 38-39 көн.

"Чаллы-Бройлер"да хәзер көн саен 200 төрдә 300 тонна продукция чыгарса, шуның 60-70 тоннасы хәләл продукция. Былтыр хәләл продукция 11 мең 800 тонна җитештерелгән. Комплекс продукциясе башлыча Идел буе республикаларында, өлкәләрендә, Уралда - барлыгы 21 төбәктә реализацияләнә. Коммерция директоры Роман Устенков әйтүенчә, җитештерелгән продукция шундук таралып бетә, запас юк. Шуңа күрә җитештерүне арттыру бурычы тора. Роман Николаевич хәләл продукцияне куллану күләменең ел саен 10-15 %ка артып баруын да билгеләде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация кошчылык комплексында хәләл җитештерү процессы белән җентекләп танышты һәм күргәннәрдән бик канәгать калды. Камил хәзрәт матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясап болай диде: "Чаллы-Бройлер"да мин үзем беренче тапкыр. Шуңа күрә танышу миңа нык тәэсир итте. Комплекста хәләл җитештерүдә барлык нечкәлекләр саклана, шәригать нормалары үтәлә. Беркемдә дә аның хәләллегенә шик туарга тиеш түгел. Хәләлне хәрәм, хәрәмне хәләл дип әйтү мөселман кешесе өчен зур гөнаһ."

"Чаллы-Бройлер"да хәләл продукция җитештерүне үстерүгә багышланган фикер алышуларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов, комитетның экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, төбәк вәкилләре катнашты.

Чара ахырында Марат Низамов "Чаллы-Бройлер" генераль директоры Дилшат Галимҗан улы Ситдыйковка хәләл җитештерүдәге уңышлары өчен Болгар темасына багышланган һәм "Ихлас" сүрәсе язылган шәмаил бүләк итте. Мөфти хәзрәтнең: "Барча эшләребез ихластан булсын!" дигән теләге белән чара төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев