Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Динем, көнем өчен сайлауларга бардым"

Шушы сүзләрне Чаллыда яшәүче 89 яшьлек Антонина Савельева әйтте.

Антонина әбине без сайлаулардан кайтканда очраттык. Ул иртүк торып, оныгы Артемны ияртеп сайлау участогына киткән. " Мин Татарстаныбызда алга таба да тыныч булсын, бар халыклар дус-тату яшәсен өчен, дине-көнем өчен тавышымны бирдем", диде ул. КАМАЗда эшләп ялга чыккан, тумышы белән Рязань якларыннан икән үзе. Татарстан җиткәкчеләренең ике динне дә, ислам һәм проваслав диненнәрен тигез күрүе аңа бик ошый икән.

"Сайлаудан соң, чиркәүгә кереп әле сайлаганнарым уң булсын, дип гыйбәдәт тә кылып чыктым", ди Антонина Савельева. Ул үзе яшәгән 28 нче бистәдә күршеләренең татар булулары һәм бик дус-татау яшәүләрен әйтте. " Шәңгә пешерсәләр дә кертәләр, кыстыбый белән дә сыйлыйлар, мин үзем коймак яисә пирожкилар белән җавап бирәм," ди Антонина әби. Яшье шактый булса да һәрвакыт хәрәкәттә икән.

Антонина Васильевна бик дини карчык һич фотога төшүне өнәп бетерми, видео турында ишетергә дә теләмәде. Телевизордан яңалыкларны гына карый икән."Ходай кушса алдагы еллардагы сайлауларга да барам әле", диде ул саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы