Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Директорлар алмашынды. Кайсы мәктәптә нинди җитәкче?

Моңа кадәр 56нчы мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Альбина Ульданова 13нче мәктәп белән җитәкчелек итәчәк.

Педагог ике югары белем алган: «җәмәгатьчелек белән элемтә» белгечлеге буенча Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган, ә Чаллы дәүләт педагогия университетында тарих һәм җәмгыять белеме буенча укытучылыкка укыган.
51нче мәктәпнең яңа директоры – Валерий Гусев. Ул «география һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Чаллы дәүләт педагогия институтын, шулай ук «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Икъдисат, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Фәлсәфә фәннәре кандидаты.
64нче гимназияне Татьяна Пронина җитәкләячәк. Педагог Чаллыда туган, шәһәр педагогия институтын «рәсем сәнгате, сызым, хезмәт» белгечлеге буенча тәмамлаган. Соңгы 11 елда 57нче гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы