Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Дмитрий Левашов: «Чаллыга тренировкаларга попуткада йөрдем»

Чаллының «Витязь» спорт комплексына егетләрнең тренировка вакытына туры китереп бардым. Залда кызу, көрәшчеләр тирләп-пешеп бер-берсе белән бил алыша. Ниндидер әйтеп бетерә алмаслык дустанә мөнәсәбәт. Алар бер-берсе белән сөйләшеп, кирәк икән киңәшләрен биреп, булачак ярышларга әзерләнә.

– Мин Тукай районы Борды авылыннан. Көрәшне күреп үстем, әтием дә, бабам да көрәшчеләр. Мин дә аларга карап кызыга идем. Сабантуй мәйданнарына чыга башладым, әкрен генә шулай кереп киттем, – дип сүзгә кушыла көрәшче Дмитрий Левашов. 

– 5нче сыйныфта укыганда Борды мәктәбенә Мусабай-Завод авылыннан тренер Файсал Кәлимуллин килеп йөри башлады, безне көрәшкә өйрәтте. Ә инде 7нче сыйныфтан башлап Чаллыга тренер Илгиз Шәмсевәлиевка йөри башладым. Атнасына өч тапкыр тренировкалар иде, мин попуткада йөрдем. Кайтканда әти каршы алды. Өч ел шулай узды. 9нчы сыйныфтан соң колледжга укырга кердем, әмма көрәшне ташламадым. 

Илгиз Вәгыйзовичның кул астында шөгыльләнгәндә яшьләр арасында Татарстан, Россия беренчелегендә оттым. Аннары 2011 елда Чаллыда узган Муса Җәлил турнирында шулай ук призлы урында калдым. Әле шуны әйтәм: ничә еллар шул турнирда катнашып, бер тапкыр да анда отканым юк! Бөтен нәрсә дә үзебездән тора, әллә игътибарым җитеп бетми, белмим, аңлатып булмый! Әллә беренче өчлеккә эләккәч тынычланып киткәндәй булам... Ярышлар узу белән хаталар өстендә дә эшлим, көндәшләр турында уйлыйм. Әле хыял бар: җиңәсе килә! Гаиләдә тормыш иптәшем дә, ике кызчыгым да миңа теләктәшлек белдерәләр, алар да миңа ышана!

Горурлыгым – 2021 елда Россия һәм Дөнья Кубокларын оттым. Кызларым сөенгән иде. Мин алар өчен һәрвакыт чемпион! Минем өчен бу иң мөһиме!      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев