ДНР һәм ЛНРдан мәҗбүри күченүчеләр Чаллыга килде
Яңалыклар тасмасы

ДНР һәм ЛНРдан мәҗбүри күченүчеләр Чаллыга килде

Бүген иртән Чаллыга Мариуполь шәһәреннән мәҗбүр булып киткән гражданнар килде. Алар 297 кеше.

Казаннан алар 8 автобуста килгән. Аларны табиблар, социаль хезмәткәрләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре озата йөрде. 

Мәҗбүри күчеп килүчеләрне вакытлыча урнашуның ике пунктында көтеп торганнар, ул - «Жемчужина» шифаханәсендә һәм КАМАЗЖИЛБЫТ кунакханәсендә. Номерларда (шәхси гигиена, көнкүреш химиясе), туклану өчен бөтен кирзк-яраклар бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев