Биредә шәһәрдәшебез Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең каберен дә зиярәт кылачак.
Танылган Чаллы спортчысы, армрестлинг буена дөнья чемпионы, армлифтингның биш төреннән биш тапкыр рекордсмен Фәнис Нуретдинов (фотода - уңда) Согуд Гарәбстатына китте. Изге җирләрдә ул беренче тапкыр гомрә хаҗы кыла. Үзенең, хис-кичерешләре белән спортчы редакциябез белән дә уртаклашты.
“Бу минем күптәнге хыялым иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Без биредә 26 гынвардан 8 февральгә кадәр булабыз. Биредә кеше бик күп. Аллаһ кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын инде”, - дип сөйләде Фәнис ага.
Спортчы сүзләренчә сәфәренең беренче өч көнен ул Мәккә каласында үткәрсә, анары Мәдинәгә юл тотачак. Биредә шәһәрдәшебез Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең каберен зиярәт кылачак.
Нет комментариев