Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дума сайлауларында үзең өчен уңайлы участокта 10 меңнән артык татарстанлы тавыш бирәчәк

Республиканың 10 меңнән артык кешесе "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашуга документлар бирде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, татарстанлылар теләсә кайсы җирдән тавыш бирә алачак, мондый мөмкинлектән федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша файдаланып була.

Яңа участокка беркетү сайлаучының теләге нигезендә автомат рәвештә башкарыла, аңа үзе өчен уңайлы сайлау участогын сайлау да җитә. Моны алдан ук Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында эшләргә яки моның өчен "Минем сайлау участогы" телеграм-ботыннан файдаланырга мөмкин. 
Татарстанда 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча бөтен ил буйлап теләсә кайсы участок территориясендә тавыш бирергә мөмкин, тик кандидатларның федераль исемлеге өчен генә.

Бермандатлы округлар буенча күрсәтелгән кандидатлар өчен тавыш бирү бары тик тиешле округ чикләрендә генә узарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021