Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эдуард Николаев "Дакар-2022" ралли марафонының иң озын этабында иң яхшы вакыт күрсәтте

«Дакар-2022» марафонының дүртенче этабы узды. Әлеге этапның махсус участогы иң озыны булды - ул 465 километрны тәшкил итте.

Спортчылар Әл-Кайсума шәһәреннән (Согуд Гарәбстаны) стартка бастылар һәм Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә финишка килделәр. 
Бу этапта иң яхшы вакытны Эдуард Николаев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-МАСТЕР" командасы экипажы күрсәтте, ул бу махсус участокны 04:14.46 вакыт аралыгында узды. Икенче нәтиҗә Антон Шибаловта - аның экипажы лидердан өч минут 35 секундка гына артта калды. Өченче нәтиҗәне шулай ук "КАМАЗ-мастер" командасы экипажын күрсәтте, Дмитрий Сотников идарәсендәге экипаж гомуми зачет лидеры булып кала бирә.

Ә менә Андрей Каргинов экипажы уңышсызлыкка дучар булды, машиналары ватылу аркасында ул 417 чакрымнан соң туктады һәм лидердан 01:26.28 исәбе белән финишка барып җитте.

Фото: drive2.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз мастер