Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ефәк юлы» раллиенда Дмитрий Сотников командасы җиңде

«Трасса бик катлаулы иде», -ди чемпион.

«Ефәк юлы» ралли-марафонында «КАМАЗ-Мастер» командасының Дмитрий Сотников экипажы җиңде һәм бишенче «Ак тигр» статуясы алды.

– Соңгы километрга кадәр ярыш киеренке барды. Без стартка көндәшне күрмичә чыктык. Шуңа күрә бик нык тырышырга туры килде. Көн бик «усал» булды. Маршрутта тәгәрмәчне тишәрлек урыннар да булды. Өстәвенә комлы юлда күз күрем дә урыны белән бик начар иде. Без җиңдек. Һәм лаеклы бүләкне алдык. Экипаждагы һәр кеше үзенең эшен бик яхшы башкарып чыкты, – ди Дмитрий Сотников. 

«Бу «Ефәк юлы» үзенең трассасы белән истә калыр. Без канәгать. Яшьләр өчен, аеруча Богдан Кәримов экипажы өчен бу зур тәҗрибә. Оештыручылар шаккатырлык ярыш уздырдылар. Бик зур рәхмәт. Маршрут фантастик иде», – дип сөенче белән уртаклашты команданың җитәкчесе Эдуард Николаев.
Фото: «КАМАЗ-мастер» командасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «КАМАЗ-Мастер» командасы «Шелковый путь» раллие