Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ефремов төрмәдә нишли?

Аның әле җиде ел утырасы бар...

Артист Михаил Ефремовны кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип танып, сентябрьдә суд сигез елга колониягә хөкем иткән иде. Октябрьдә апелляция инстанциясе хөкем карарын йомшартты, аңа гомум режимлы колониядә 7,5 ел утырырга туры киләчәк.
"СтарХит" басмасы Михаил Ефремовның төрмәдә үзен ничек хис итүе һәм яшәве турында бәян итте. Актер даирәсендә барысы да аңа бик яхшы мөнәсәбәттәләр. "Башта аңа авыр булды, тик аннары акрынлап җайлашты, монда да яшәргә мөмкин. Аңа барысы да бик яхшы мөнәсәбәттә, башка тоткыннар да, җитәкчелек тә аны "Миша дәдәй" дип йөртәләр, - дип яза басма.
Шулай ук Ефремов даирәсендә аның барысы белән дә тату булуын, шартлар, ризыклар белән канәгатьлеген билгелиләр. Гәрчә аның өчен көн режимы гадәти түгел - бик иртә торырга кирәк. Көннең күп өлешен тоткыннар эштә үткәрә, Ефремов шулай ук эшли.
Төрмәдән актер көн саен хатынына шалтырата, шулай ук дуслары белән языша, дип сөйләделәр. Аны якыннарыннан беркем дә онытмый, һәм күпләр борчыла. Шулай ук Ефремов посылкалар ала, әмма күп нәрсәне үтилләштерергә туры килә, чөнки һәр тоткынның мондый посылкаларга лимиты бар.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев