Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Егет хатын-кыз киемнәре кия, бизәнә башлаган булган...

Уфада 22 яшьлек Константин Силантьевны эзләү дәвам итә. Ул шушы көннәрдә Дим районындагы торак йортның бер подъездында җиде яшьлек укучыга һөҗүм иткән.

Аңа карата җинаять эше кузгатканнар, аның ориентировкалары бөтен республика буенча таралды, тик әлегә шикләнелүчене тота алмыйлар.

Константинның танышлары билгеләп үткәнчә, егетнең үз-үзен тотышындагы сәерлекләрне алар күптән сизгән. Ул әнисенә бик бәйләнгән булган, ләкин ул ирен үтергән өчен төрмәдә утырган, ә Константин приютта тәрбияләнгән.

Хатынны иреккә чыгаргач, алар улы белән Уфага күченгән. Тиздән егетнең әнисе авырып үлгән. Константин бу хәлләрдән соң эчә башлаган, хатын-кыз киемнәре кия, бизәнә, үзен хатын-кыз исемнәре белән таныштыра башлаган. Константинның баланы рәнҗетә алуына дуслары ышанмый. "Ул нәрсәдер урлый ала, әмма баланы рәнҗетә итә торган кеше түгел", - ди алар. Әмма полиция хезмәткәрләре аның турында башкача фикердә.

Фото: ufa.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция

2
X