Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Экология белгечләре тәртип бозучыларга каршы ау башлаган

1 апрельдән Татарстанда экологик ике айлык башланды. Аның кысаларында республиканың һәр торак пунктында чистарту һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак. Кемдер эшкә хәзердән үк тотынды, кемдер һава температурасы җылынып, көннәрнең матураеп китүен көтә. Ә менә экология белгечләре акция башлану белән үк җиң сызганып тәртип бозучыларга каршы ау башлаган. Татарстан Экология һәм табигать...

1 апрельдән Татарстанда экологик ике айлык башланды. Аның кысаларында республиканың һәр торак пунктында чистарту һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.

Кемдер эшкә хәзердән үк тотынды, кемдер һава температурасы җылынып, көннәрнең матураеп китүен көтә. Ә менә экология белгечләре акция башлану белән үк җиң сызганып тәртип бозучыларга каршы ау башлаган.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, апрельнең беренче көннәрендә республикада 110 экология законын бозу очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 87 беркетмә төзелгән, шуларның 1 се юридик, 72 се физик затларга. Барлыгы 300 мең сумнан артык күләмдә штраф салынган.

"Әлмәт Таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев