Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Экология дәресләре

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 25нче һәм 55нче урта мәктәпләрендә укучы балалар өчен дәресләр үткәргән.

Экология дәресләрендә туып-үскән табигатебезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булу, аны якларга-сакларга әзер тору зарурилыгы турында сөйләгән. Идарә хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, кешеләребезнең әйләнә-тирә мохитне чын мәгънәсендә яратуы, бәяләве һәм саклавы өчен балачактан ук бу кайгыртуны сеңдерергә кирәк.
Укучылар дәресләр барышында экология турында диафильм караган, “Җир. Су. Һава”ны уйнаган, халык мәкальләрен искә төшергән. Шулай итеп, алар табигатьне саклау буенча үзләренең белемнәрен чарлаган.
Мондый экология дәресләре балаларның экологик фикерләвен үстерә, кеше белән табигать арасындагы аерылгысыз бәйлелекне күрсәтә, экологиягә карата кызыксыну тудыра һәм аны өйрәнүгә этәргеч бирә, диләр мәгариф оешмалары педагоглары.

фото из открытых источников 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X