Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ел тәрбиячесе-2015” конкурсының финалы үтте

Бәйгенең финалы, һәр елдагыча, кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Конкурсантларны өч төрле сынау көтә иде. Иң элек педагоглар хезмәттәшләре һәм балалар ярдәме белән презентация тәкъдим иттеләр. Монда аларның эш тәҗрибәсе дә, иҗадилыгы да, алга таба эш перспективасы да чагылыш табарга тиеш иде. Сынауның икенчесендә һәр конкурсант психологик-педагогик хәлгә чишелеш тапты....

Бәйгенең финалы, һәр елдагыча, кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Конкурсантларны өч төрле сынау көтә иде. Иң элек педагоглар хезмәттәшләре һәм балалар ярдәме белән презентация тәкъдим иттеләр. Монда аларның эш тәҗрибәсе дә, иҗадилыгы да, алга таба эш перспективасы да чагылыш табарга тиеш иде. Сынауның икенчесендә һәр конкурсант психологик-педагогик хәлгә чишелеш тапты. Ә инде өченче биремдә иң яхшы әкият героен гәүдәләндерү өчен финалистларга иҗадилык һәм фантазия таләп ителде.

"Иң яхшы ел тәрбиячесе" исемен яулаган Рузилә Вәкилова Федор Достоевский теплоходында өч көнлек сәяхәткә юллама белән дә бүләкләнде.

Бәйгедән соң Рузилә Фәнис кызы тәэсирләре белән бүлеште. 2003 елдан бирле тәрбияче булып эшли ул. "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә моңарчы да ике тапкыр катнашканы булган. "Финалга беренче үтүем. Бәйгенең һәр этабы да җаваплы һәм дулкынландыргыч булды. Ләкин һәрберсендә дә балалар, ата-аналар һәм хезмәттәшләрем ярдәмен тою үз-үземә ышаныч бирде. Бүгенге җиңүем куанычлы да, зур җаваплылык та өсти. Чөнки бәйгенең төбәк этабында шәһәр данын яклаячакмын", - диде ул.

"Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең төбәк этабы 16 мартта Түбән Камада үткәреләчәк. Шәһәрдәшебезгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев