Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел әйләнәсе эшли торган пляж

Мамадышта «Нократ» дип аталган шундый пляж ачылды. Биредә сауналар комплексы, бассейннар, хамам, тозлы мунча һәм джакузи булачак.

Ял итү комплексын  2019 елда төзи башлыйлар. Районның «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында  җиңү яулавы әлеге төзелешне тиз арада тәмамаларга ярдәм итә. Биредә җылытыла торган бассейннар да эшләячәк. Алар соң көзгә кадәр үз эшен дәвам итәчәк. Әлеге комплекс сәгатенә 60-100 кешене кабул итәргә әзер. 
Пляжның беренче өлеше түләүсез, калганнарына акча түләп керешле. 
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сүзләренчә, бу пляж ел әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк һәм Татарстаннан гына түгел, ә бөтен Россиядән кунакларны җәлеп итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пляж мчс су елга