Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Эльмира Сөләйманова концертын оештырыр алдыннан әнисенең хәер-фатыйхасын алдык»

Концертның нечкәлекләре турында режиссер Алмаз Гыйльметдинов сөйләде.

"Хәйрия концертында чыгыш ясаган бер җырчы да очраклы гына сайланмады. Аларның күпчелеге төрле елларда Эльмира Сөләйманова белән эшләгән артистлар. Шулай ук татар эстрадасына беренче адымнарын гына ясаучы яшь җырчыларны да чакырдык. Алар да дулкынлану кичерде. Чаллыда концертка билетлар берничә атна элек сатылып бетте, Казанда да санаулы урыннар гына калып бара. Сорыйлар, бөтен җирдә бу концертны көтәләр. Шуңа да алгарак китеп әйтәм, яз айларына таба хәйрия концертын Уфа тамашачысына да күрсәтергә планлаштырабыз. 

"Барс Медиа" компанияләр төркеменең концерт бүлеге җитәкчесе Талия Арсланова да: «Хәйрия концертына тотыныр алдыннан Эльмираның әнисе Фидания ханымның хәер-фатыйхасын алдык", – дип сөйләде.  

Концерт җырчыларның Эльмира Сөләйманова җырларын башкаруы, соңыннан аның турында якты истәлекләрен уртаклашулары белән үрелеп барды. Үз җырын башкарганда Илвира Хәммәтова күз яшьләрен тыеп тора алмады. Җырларга түгел, сәхнәдә басып тору ук авыр иде аңа. 

"Эльмира үзенең хыялын тормышка ашырды. Ул һәрвакыт җырларга теләге барлыгын әйтә иде. Гел елмаер иде. Берәр нәрсәгә борчылсаң: "Ии, үтә бит ул, әйдә, борчылма әле, җаным", – дип кочаклап алыр иде. Җырларында моңы чагылыш тапты аның", – дип искә алды аны иҗатташ дусты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев