Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей да санкцияләргә эләкте

Гаебе нидә икән?

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) да хәзер кара исемлектә.  Украина Президенты Владимир Зеленский җырчыга карата санкцияләр кертте. 

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Элвин Грей «Казан Экспо»га мобилизацияләнүчеләр янына кунакка килгән иде. Анда ул солдатлар белән аралашты. Хәтта алар белән җырлап та алды. Тулырак http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/elvin-grei-da-mobilizaciialanucelar-punktyna-kilde укый аласыз. 

Март аенда да Уфада махсус хәрби операцияне яклап концертта чыгыш ясады. Май аенда махсус концерт куйды. Аннан кергән акчаларны Донбасс Республикаларына ярдәм итүгә тотты. 
Элвин Грейга карата санкцияләр 5 елга кертелде. Санкцияләргә Башкортстан башлыгы Радий Хабиров та эләкте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада