Элвин Грейдан ярты миллион сум түләткәннәр
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейдан ярты миллион сум түләткәннәр

Судка Уфадан бер компания мөрәҗәгать иткән.

Җырчы Элвин Грейның музыкаль лейблыннан суд аша ярты миллион сум бурыч түләткәннәр. Карарны Башкортстанның Арбитраж суды чыгарган. Документның күчермәсеннән күренгәнчә, судка Уфадан бер компания мөрәҗәгать иткән. Ул «Элвин Грей» музыкаль лейблыннан 824,7 мең сум бурычын түләтүне сорый. Ике ел элек дәгъвачы җырчының лейблы өчен дизайн, бастыру, баннерлар монтажлау һәм башка эшләр башкара. Хезмәт күрсәтелә, тиешле акт имзалана, тик хезмәтләр өчен түләнми. Суд дәгъваны нигезле дип таный һәм «Элвин Грей» лейблыннан бурычын түләтә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


татар эстарадасы

Нет комментариев