Элвин Грейның дусты Артур Кусимовның үлем сәбәбе билгеле
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейның дусты Артур Кусимовның үлем сәбәбе билгеле

Бу хакта җырчы Элвин Грей хәбәр итте.

31 яшьлек артистка ни булган? Җырчы-музыкант, саунд-продюссер, аранжировкалар остасы Артур Кусимовның үлеме турында ишеткән һәркемне бу сорау борчыды. Яп-яшь, әле яшисе дә яшисе иде бит... Җырчы Элвин Грей социаль челтәрдә дустының үлем сәбәбен язды.  

– Йөрәк белән бәйле көтелмәгән үлем. Тыныч йокла, Артур, – дигән ул. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев