Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей- акча капчыгы

Кукмара Мәдәният йорты директоры җырчыдан алган 10 мең сумны гафу үтенүләр китерелгәч кенә кире кайтарачагына ышандырган. (Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Кукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров. 15-17 ноябрьдә районда...

Кукмара Мәдәният йорты директоры җырчыдан алган 10 мең сумны гафу үтенүләр китерелгәч кенә кире кайтарачагына ышандырган.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Кукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров.

15-17 ноябрьдә районда Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы артисты Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле Радик Юлъякшин концертлары үткән. Җырчы вәкилләре Мәдәният йортына билгеле бер сумма түләячәк дип килешенгән. Әмма концерттан соң Мәдәният йорты директоры, концерт төркеме гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум алган. Бу акчаны Алмаз Мостафин аңа гафу үтенүләр китерелгәч кенә кайтарырга ышандырган.

Концерт төркеме җитәкчесе прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, прокурор тикшерү уздырган. Закон белән исәпләшмәү факты буенча учреждение директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш ачылган. Моннан тыш Мәдәният йорты җитәкчесеннән алган акчаларны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Шулай ук Мәдәният йорты директорын эшеннән алу турында да карар кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев