Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей икеле капчыгы булган, апасы аның тагы бик күп серләрен ачты

Регина Юльякшина Санкт-Петербургта яши. Әлегә кияүдә түгел. - Регина, бертуган энең йолдыз булыр дип уйлый идеңме? - Беркайчан да уйламадым. Җырчы булып киткәч тә ышанып бетмәдем. Вакытлар уза торгач кына аның үз көче белән барлык хыялларына ирешә алуына ышандым. Гастрольләрдә йөреп укуын да ташлаган иде. Киләчәктә югары белемне алып бетерер...

Регина Юльякшина Санкт-Петербургта яши. Әлегә кияүдә түгел.

- Регина, бертуган энең йолдыз булыр дип уйлый идеңме?

- Беркайчан да уйламадым. Җырчы булып киткәч тә ышанып бетмәдем. Вакытлар уза торгач кына аның үз көче белән барлык хыялларына ирешә алуына ышандым. Гастрольләрдә йөреп укуын да ташлаган иде. Киләчәктә югары белемне алып бетерер дип уйлыйм.

- Мәктәптә әйбәт укыдымы?

- Радик укуга хирыс булмады. "Өй эшләрен эшләп бирә алмассыңмы?" - дип сорый иде. Күбрәк музыкага тартылды. 7-8 сыйныфларда укыганда җырлар яза башлады. Бер бүлмәле фатирда яшәдек. Икебезгә дә бер үк укытучылар керә иде. "Апаң әйбәт укый, ә син укымыйсың", - дип укытучылар гел орыша иде үзен. Нишләтәсең инде… Укытучылар алдында оят булганга, Радикка укуында булыша идем.

- Өйдә тыңлый идеме?

- Тыңлый иде. Өйдә мин тәртипне, чисталыкны сакладым. Ә ул күбрәк аш бүлмәсендә әнигә пешерергә булышты. Пироглар пешерергә ярдәм итә иде. Мин пешерергә бик яратмадым. Ә Радик ул эшләрне бик яратып башкарды. Әни Радик нәрсә сорый, шуны алып бирде. Радик компьютер сорый икән, теләсә кайдан акча табып сатып ала иде. Финляндиягә тур белән барасы килә икән, анда да җибәрде. Без ул вакытта бай да түгел идек. Әни ничек тә булса тырышты. Аны төрле шәһәрләргә чыгыш ясарга җибәрде.

- Финляндиягә баруы ничегрәк булды?

- 5 сыйныфта укыганда Радикны баян түгәрәгенә яздырдылар. Өйдә безнең баян бар иде. Әмма баянга йөрү аңа ошамады. Курай түгәрәгенә йөри башлады. Анысын бик яратты. Әйбәт уйнады, әйбәт чыгышлар ясады. Курай белән Финляндиягә чыгыш ясарга барды. Аннан бик илһамланып, дөнья күреп кайтты. Күзләре балкый иде. Финляндиядән кайткач чыгышлар ясый башлады. Курай укытучысы аңа: "Җырлап кара әле", - диде. Аннары әни тагын акча табып, студиягә барып тавышын яздырып кайттылар. Беренче тапкыр Салават Юлаев мәйданында җырлады ул. Радикның 9-10 сыйныфларда укыган чагы. Энемнең чыгышын карарга бардым. Әмма халык аны кабул итмәде. "Нинди кечкенә малай бу?" - диделәр. Без аңа барыбер көч биреп тордык. Беркем дә аңа ышанмады. Шуннан соң Радик җырлар язып, ныклап җырларга кереште.

- Әтиегез бик яшьли арагыздан киткән дип беләм. Нәрсә булды?

- Әйе, мин - 8нче, Радик 6нчы сыйныфта укыганда әтиебез кисәк кенә үлеп китте. Авырды. Тормышта кыен чакларыбыз булды. Моңа карамастан, Радик туктап калмады. "Барыбер үземнекен эшлим", - диде. Исән чакта әти Радикка: "Минем улым җырчы булачак", - дип әйтә торган иде. Кызганыч, әтиебез энемнең бер җырын да ишетә алмыйча арабыздан китеп барды. Әтигә суларга авыр иде. Астма белән җәфаланды.

- Кем булып эшләде?

- Төзүче иде.

- Радикка җырлау кемнән күчкән?

- Гаиләдә беребез дә җырламый. Үзебез дә моңа аптырыйбыз.
Әни Радик белән гастрольләрдә йөргәч, өйдә бик еш булмый. Өйне әнинең бертуган сеңлесе карап тора.

- Нәфисә апа үзе кайларда эшләде? Гастрольләрдән арымыймы? Гел юлда йөрергә кирәк бит.

- Әнием дә әтием кебек төзүче. 25 елдан артык әлеге өлкәдә эшләде. Аннары Красноусольскийда ашамлыклар кибете ачты. Будка сатып алган идек. Аны кибет итеп ясадык. Анда ул 5-6 ел эшләде. Аннары япты. Чөнки арый иде. Үзе сата да бит. Әни өйдә утырырга яратмый. Аңа гел нәрсәдер эшләргә, каядыр барырга кирәк. Шуңа да Радик белән гастрольләргә йөри башлады. Ул аның сәхнә костюмнарын концерт алдыннан үтүкләп, әзерләп чыгара.

- Радикның сәхнә киемнәре бер артистныкына да охшамаган. Ниндидер космик киемнәр…

- (Көлә.) Әйе, баштагы мәлләрдә үземә дә ошап бетми иде. Хәзер аны ул костюмнарыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Чөнки алар аның образы өчен тегелгән.

- Регина, гел Радик турында сөйләшәбез. Үзең турында да сөйлә әле?

- 25 яшемә кадәр Уфада яшәдем. Аннары Санкт-Петербургка күченеп китәргә булдым. Бүгенге көндә шунда фатир "снимать" итеп яшим. Банкта эшлим. Әнием белән энемнең яныма еш килүләрен телим дә бит. Әмма алай килеп чыкмый. Алар белән ярты елга бер мәртәбә генә күрешәбез.

- Радик үзе белән бәйле конфликтлы ситуацияләрне синең белән бүлешәме?
Күптән түгел генә Кукмара мәдәният директоры белән икесе арасында бәхәс килеп чыккан иде бит.

- Әйе, ул миңа бу турыда сөйләде. Андый әйберләргә ул тыныч карый. Төрле кешеләр була бит. Борчылса, концертка дигән энергиясен тулысынча бирә алмаячак. Шуңа андый ситуацияләрне йөрәгенә якын алмый.

- Радик үзе конфликтлы кешеме соң?

- Юк. Дөньядагы иң йомшак, иң киң күңелле кеше. Ул бик акыллы, зирәк. Аның бу сыйфатларына үзем дә шаккатам. Берәр проблема килеп чыгып, әнигә шалтыратсам: "Кызым, Радикка шалтырат әле", - ди. Чыннан да, Радик бик төгәл һәм дөрес җавабын бирә.

- Өйләнәм дип әйтмиме?
- Юк, ул турыда уйламый да. Әлегә иҗат һәм карьера.

БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Регина Мөхәрләм кызы Юльякшина.
Туган көне: 1987 елның 25 апреле.
Туган шәһәре: Уфа шәһәре.
Белеме: Башкорт төзелеш көллиятенең төзелеш инженеры бүлеге, хәзерге вакытта читтән торып Мәскәү политехника университетында инженер-геолог һөнәрен үзләштерә.

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев