Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Elvin Grey танылган сериаллар артистлары катнашында яңа клип төшерә

Шушы көннәрдә Elvin Grey “Пошел на лево” җырына клип төшерә. Әлегә Радик Юлъякшинның бу җырын кайбер радиоларда гына ишетергә була.

Клип Мәскәүдә төшерелә. Анда танылган актерлар – “Универ” сериалында Кузя ролен башкарган Виталий Гогунский, “Кадетство” сериалында уйнаган Александр Головин да катнаша. “Пошел на лево” җырын Радик Юлъякшин Эльбрус Джанмирзоев белән дуэт итеп башкара. Әлеге башкаручы «Бродяга» җыры белән танылган.

Бу хакта продюссер Александр Слюсаренко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган Elvin Grey лейблын тәкъдим итү вакытында хәбәр итте.

 

http://yalkyn.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев