Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейга җырларга бирмиләр

Элвин Грей моңарчы Вәсилә Фәттахованың хиты буларак танылган "Туган як" җырын башкармаячак. Бу хакта ул үзе БСТ телеканалына сөйләгән. Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшинга бу җырны башкарырга Урал Рәшитов тәкъдим иткән. Ләкин интернетта ике җырчының фанатлары арасында зур бәхәс купкан. Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың тамашачылары бу җырны башка берәүдән дә җырлатасылары...

Элвин Грей моңарчы Вәсилә Фәттахованың хиты буларак танылган "Туган як" җырын башкармаячак. Бу хакта ул үзе БСТ телеканалына сөйләгән.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшинга бу җырны башкарырга Урал Рәшитов тәкъдим иткән. Ләкин интернетта ике җырчының фанатлары арасында зур бәхәс купкан. Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың тамашачылары бу җырны башка берәүдән дә җырлатасылары килми, ә Элвин Грейның җанатарлары бу җыр яңача сулыш алды дип исәпли.

Ничек кенә булмасын, популяр җырчы гауга чыгуга сәбәп булган "Туган як"ны башкармаска булган. Аның каравы, Инстаграмында рус телендә өр-яңа җырлары пәйда булган.

http://matbugat.ru/news/?id=19693

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев