Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейның “двойнигы” барлыкка килгән ди...

Татарстанда соңгы елларда яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Радик Юлякъшинның "двойнигы" барлыкка килгән, дип социаль челтәрләрнең берсендә язалар. Имеш бер студент егет Элвин Грей тавышы белән җырлый башлаган, концертлар куя икән. Җырлары да, җырларының да аранжировкасы нәкъ Грейныкы кебек ди. Җитмәсә аулак авылларда, клубларда аның җырларын да җырлый дип әйтәләр....

Татарстанда соңгы елларда яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Радик Юлякъшинның "двойнигы" барлыкка килгән, дип социаль челтәрләрнең берсендә язалар.

Имеш бер студент егет Элвин Грей тавышы белән җырлый башлаган, концертлар куя икән. Җырлары да, җырларының да аранжировкасы нәкъ Грейныкы кебек ди. Җитмәсә аулак авылларда, клубларда аның җырларын да җырлый дип әйтәләр. Бу җырчының киемнәре генә түгел, прическасы да нәкъ Элвин Грейныкы кебек ясалган. Әммә йөзе генә бераз аерыла икән. Бу бер дә гаҗәп түгел Салават бик популярлашып киткәч шул заманда сәхнәдә бер-бер артлы аны кабатлап җырлаучыларның чуты-чамасы юк иде.

Тиздән ялган "Грей" ның кем икәнен белербез, битлек бер заман салына бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев