Җепшек кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар тасмасы

Җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Синоптиклар фаразлары белән уртаклашты.

Бүген, 17 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Чаллыда җепшек кар явуы да ихтимал, дип фаразлый синоптиклар. Көндез термометр баганалары нибары +6 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык та хасил булырга мөмкин. Шул сәбәпле машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

Иртәгә, 18 октябрьдә автокалада бераз җылытачак, аяз булачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев