Эшкә яраксызлык кәгазен өйдән чыкмый гына
Яңалыклар тасмасы

Эшкә яраксызлык кәгазен өйдән чыкмый гына

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа боерык чыгарды.

ОРВИ һәм омикрон белән авыручыларга вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен алуны гадиләштерделәр. РФ Сәламәтлек министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, хәзер хезмәткәрләр «больничный»ны коронавируска экспресс-тест үткәрмичә, коронавирус буенча «кайнар линия» телефонына  (122) яки яшәү урыны буенча шифаханәләрнең регистратурасына шалтыратып алалар. Авыруның хәле бик авыр булмаса, өйдә генә дәвалану өчен, 7 көнгә электрон «больничный» ачыла. 7 көннән соң терелсә, «больничный»ны дистанцион рәвештә ябып та була.  Авыруның хәле яхшырмаса, аны шифаханәгә чакыралар яисә табиб үзе өйгә килә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек министрлык

Нет комментариев