Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшлекле сөйләшү

Бүген "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе бинасында "Татмедиа" ААҖ күчмә семинар үткәрде. Анда 2015-2017 елларда компаниянең үсеш стратегиясен тормышка ашыру юллары турында эшлекле сөйләшү булды. Акционерлар җәмгыятеннән коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева һәм "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев килде. Киңәшмәгә Чулман төбәге филиаллары редакцияләре директорлары-баш мөхәррирләре һәм журналистлары чакырылган иде....

Бүген "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе бинасында "Татмедиа" ААҖ күчмә семинар үткәрде. Анда 2015-2017 елларда компаниянең үсеш стратегиясен тормышка ашыру юллары турында эшлекле сөйләшү булды. Акционерлар җәмгыятеннән коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева һәм "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев килде. Киңәшмәгә Чулман төбәге филиаллары редакцияләре директорлары-баш мөхәррирләре һәм журналистлары чакырылган иде. "Татмедиа" җитәкчелеге мондый эшлекле очрашуларны республикабызның төрле төбәкләрендә үткәрә. Шундый ук семинарлар күрше Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә үтә.

Бүген "Татмедиа" ААҖ составына 85 филиал керә. Аның карамагында 60 газета, 16 журнал, 20 телекомпания, 13 радиостанция эшләп килә. "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрияты алдынгы технологияләрне кулланып, сыйфатлы басма продукция җитештерә. Моннан тыш, интернет чыганаклар Россиядә иң алдынгылардан санала. Массакүләм мәгълүмат чаралары социаль челтәрләрдә дә актив эш алып баралар. Шунысы үзенчәлекле, халыкка мәгълүмат җиткерү дүрт телдә алып барыла. Алар рус, татар, удмурт, чуаш телләрендә. Бүгенге көндә компаниядә 2214 хезмәткәр эшли. Чаллыда үткән семинар турында тулырак газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X