Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көндез хезмәттәшен җирләүдә катнашкан җитәкче кичен үзе үлгән

Хәлиуллинга 69 яшь булган.

ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең элеккеге президенты Хәйдәр Хәлиуллин вафат булган. Хәйдәр Хәлиуллин  кичә Ижауга барганда юл-транспорт  һәлакәтенә очраган. Көндез ул ассоциациянең башкарма директоры, махсус хәрби операциядә һәлак булган 56 яшьлек Наил Галиевны соңгы юлга озатуда катнашкан. 

Сүз уңаеннан, 2019 елда Хәлиуллинны мошенниклыкта гаепләп, 7 елга хөкем иткән иделәр. Ул вакытта ук аңарда икенче стадиядәге яман шеш ачыкланган. 2021 елның апрелендә сәламәтлеге буенча колониядән чыгарылган. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча эшчәнлек алып барган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем МСБ