Эшмәкәрләр маркетплейслар аша сатырга курка
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләр маркетплейслар аша сатырга курка

Татарстанда электрон сату буенча брифинг узды.

Республикада “Вайлдберриз”, “Озон”, “Яндекс Маркет”, Казан Экспресс” маркетплейслары аша сатучылар саны 2 тапкырга арткан. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Товарларны бирү пунктлары да 1,5 тапкыр күбәйгән. Республика бюджетына узган ел 3 миллиард сум кергән. 100 меңләп кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. 

-    Динамика уңай. Әмма күп кенә эшмәкәрләр маркетплейслар аша сата башларга шикләнә. Дөрес, сатып алуга караганда, сатуы күпкә авыррак. Әмма Интернет аша сатуның мөмкинлекләре күп. Эшмәкәр товарын күпме кеше күрә, - ди ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрид Габделганиев.

Эшмәкәрләр, бу өлкәдә тәҗрибәләре булмау сәбәпле, курка дигән фикер яңгырады брифингта. Шуңа күрә маркетплейслар аша сату буенча уку-укыту эшләре алып барырга кирәклеге турында ассызыклады Республика Рәисе ярдәмчесе. Моннан тыш, башка районнарга да чыгу максаты куела.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев