Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эт һөҗүм иткәндә нишләргә?

Туктап каты тавыш белән эткә команда бирегез: «Тукта!», «Фу!» яки рус телендә «Место!», «Стоять!», «Сидеть!» дип.

Саклану өчен кул астында нәрсә бар, шуны кулланырга була. Ул зонтик, сумка, таяк, таш булырга мөмкин. Бу вакытта артыгыз белән койма, йорт яки башка ышык урынга чигенергә кирәк. Якын-тирәдә булган кешеләрдән ярдәм итүләрен сорагыз. Куртка яки пиджак белән иңсәгә кадәр кулны урап, эткә шул өлешне тешләтергә һәм кулдагы каты предмет белән этнең борынына, башына сугарга тырышыгыз.

Эт тешләгән урынны күп күләмдә су яки водород перекисе белән юарга, яра тирәсенә йод сөртеп чиста бинт белән бәйләп куярга кирәк. 

Полициягә, санитар хезмәтләргә һөҗүм иткән эт һәм аның хуҗасы турында хәбәр бирергә кирәк.

Сүз уңаеннан, әлеге актуаль тема турында монда да язган идек.

1. «Бәйләнүдән туктамасаң, этне сиңа өстерәм!»

2. Этләрне урамда авызлыксыз йөртүгә ничек карыйсыз? (сораштыру)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев