Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Факил һәм Ләйсирә Сафиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылыклылык өчен» медале тапшырылды

2008 елдан башлап һәр елның 8 июлендә, Россия Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән һәм итагатьле, булдыклы балалар үстергән гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылыклылык өчен» медале тапшырыла. Бүген Чаллы шәһәренең ЗАГСлар сараенда сигез гаиләгә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Салахов әлеге медальләрне һәм шәһәр хакиме Н. Мәһдиевнең рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан халкына яхшы таныш күренекле язучы Факил Сафин һәм аның хатыны Ләйсирә Әбүзәр кызы да бар иде. Алар нәкъ 44 ел элек июль аенда гаилә корып җибәргәннәр һәм бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә терәк булып татулыкта яшиләр. Ике бала – егет һәм кыз үстерделәр, биш оныкның бик тә яраткан бабасы һәм әбисе булдылар. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, әдәби премияләр лауреаты, 30 китап авторы Факил Сафин үзенең барлык уңышларында Ләйсирә Әбүзәр кызының да өлеше зур дип саный.

Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк, моннан 20 ел элек Факил Миңнемөхәммәт улы «Мәйдан» журналына нигез салган шәхес тә әле ул. Озак еллар баш мөхәррир, Чаллы төбәге язучыларының җитәкчесе буларак, журналның үсешенә, дәверләрнең төрле борылышларында аны саклап калуга үзеннән биниһая өлеш кертүен ассызыклап әйтәсе килә. Аның кешелекле җитәкче, булдыклы оештыручы икәнен мәйданлылар бүгенге көнгә кадәр күреп яшиләр, эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә