Факил Сафин: «Разил Вәлиев исемендәге премия бирү тәкъдимен кузгатачакбыз»
Татарстанның халык шагыйре исемен мәңгелләштерүдә Чаллы да катнашачак.
Түбән Камада Разил Вәлиев исемендәге татар мәдәнияте үзәген булдыру тәкъдиме белән чыктылар (моннан укы). Чаллының язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин әлеге яңалыкка чын күңеленнән сөенде. "Түбән Каманың бу эшкә алынуы - үзе зур вакыйга", - ди ул. Разил Вәлиев исән чагында Түбән Камада татар мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертте. Аны дәвам итү төп бурычыбыз булып тора.
"Без Түбән Кама белән берлектә эшләрбез дип уйлыйбыз. Түбән Кама Чаллы язучылары бүлегенә карый. Анда милли мәдәни үзәк. Ел саен Разил Вәлиев исемендәге яшь иҗатчылар конкурсы оештырыла. Аннан соң Рәзил Вәлиев исемендәге премия бирү турында да сүз кузгатачакбыз. Аның исемендәге бәйгеләрне, бәлки, шәһәрдә генә түгел, республикакүләмендә дә уздырырбыз. Түбән Камада Рәзил Вәлиев исемендәге фонд оешуына да ышанабыз. Бу мәсьәләләр буенча үзебезнең тәкъдимнәребез булачак. Татарстанның халык шагыйре исемен мәңгелләштерү буенча зур эшләр башкарылыр дип өметләнәбез", - диде язучы Факил Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев