Фәридә Аюкаева: «Бәләкәйдән үк «мәктәпле» уйный идек»
Укытучылар көнендә 77нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы үз фикерләре белән уртаклаша.
– Беренче сыйныфта укыганда ук мин укытучы булырга хыялландым. Каникул вакытында да дусларым белән гел «мәктәпле» уйный торган идек. Һәм менә кырык елдан артык инде мин рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. 77нче гимназиягә килүемә дә 18 ел булган. Бу һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Бала күңеленә игелек орлыклары чәчкәндә бөтен тормыш тәҗрибәмне, белемемне балаларга бирәм, күңел җылымны өләшәм. Мин чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде. Аларны саклап калу – минем изге бурычым. Һәр баланың күңел түрендә чын мәгънәсендә Укытучы булып калсам иде, – дип фикерләре белән уртаклашты рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Аюкаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев