Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир бәяләре ник арта?

Риелторлар гильдиясенең Яр Чаллы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Светлана Газетдинова белән әңгәмә.

Фатир бәяләре тагын да артты. Бу әле чик түгел, ди белгечләр. Бәяләр «космос»ка җиткәнче хәленнән килгәннәр тизрәк яшәр урын алып калырга ашыга. Ипотекага булса да. 

Фатир алырга җыенучылар бүгенге көндә нинди төп кагыйдәләрне белергә тиеш? «Новостройка»дан алыргамы, «вторичка»данмы? Ялган риелторлар тозагына ничек эләкмәскә? Сорауларны риелторлар гильдиясенең Яр Чаллы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Светлана Газетдиновага бирдек.

– Светлана ханым, алданмас өчен нишләргә?
– Беренче чиратта бу өлкәдә эшләүче белгечләргә – риелторларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма «аз акчага гына эшләп бирүче» ялган риелтор белән эшләүдән сакланыгыз. Чөнки сез бөтен акчагыздан да, фатирдан да колак кагарга мөмкинсез.
– Чын белгечтән ялган риелторны ничек аерырга соң?
– Беренчедән, белгеч очрашуны үзе эшләгән офиста билгели. Анда сезгә тулы консультация үткәрә. Әгәр очрашуга кадәр риелтор турында беләсегез килсә, республика риелторлары сайтында аккредитация үткән һәр белгеч турында мәгълүмат бар. Анда риелторның фамилиясен яки таныклык номерын язарга гына кирәк.
– «Новостройка»мы, «вторичка»мы дип баш ватучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?
– Һәркемнең үз мөмкинлеге, үз зәвыгы. Кемгәдер ГЭСта, ЗЯБта искерәк йортлардан алу уңайлы. Кемгәдер өр-яңа кирәк. Иң кулае ничек соң дигәнгә, яңа төзелгән йортлардан фатир алырга киңәш итәр идем. Беренчедән, дәүләт программасы буенча аларга ставка процентлары азрак – 7,4-7,8 процент. «Вторичка» алучылар ипотеканы 14,7 процент һәм аннан да югары ставка белән ала. Аерма шактый. Яңа йорттан алучылар ремонт эшләреннән куркып калырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, ул шактый чыгымнар сорый. Тик бүгенге көндә алу белән кереп яши алырдай йортлар да төзелә.
– Бәяләр көннән-көн арта. Бу нәрсәгә бәйле һәм кайчанга кадәр дәвам итәчәк.
– Беренчедән, көзен күчемсез милеккә бәяләр һәрвакыт арта. Быел ул аеруча да сизелә. Бәяләрнең артуы инфляциягә, төзелеш материалларының кирәкле күләмдә җитештерелүенә һәм ипотека ставкаларына бәйле. Илдәге вәзгыятьне исәпкә алсаң, әлеге өч фактор да фатир бәяләренең артуына китерә. Кайчанга кадәр барачагын әйтү авыр. 

Светлана Газетдинова белән сентябрь аенда «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә туры эфирда очрашачакбыз. Сез дә аңа сорауларыгызны турыдан-туры бирә алачаксыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека төзелеш фатир йорт