Фатир саткан акчаларын мошенниклар урлаган
Яңалыклар тасмасы

Фатир саткан акчаларын мошенниклар урлаган

Казанда яшәүче 59 яшьлек хатыннан мошенниклар 11 млн сум урлаган.

Барысы да, янәсе, торак компаниясеннән килгән «Өй чатына керегез» дигән хәбәрдән башланган. Сылтама буенча күчкәч, аңа «Дәүләт хезмәтләре» «ачылуын» әйткәннәр, аннары Росфинмониторингның һәм эчке эшләр идарәсе структураларының ялган хезмәткәрләре счеттагы акчаларын ашыгыч рәвештә «саклап калырга» күндергән. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев