Фатирларга җылы бирү туктатылачак
Яңалыклар тасмасы

Фатирларга җылы бирү туктатылачак

Бу турыда шәһәр башкарма комитетының карары чыкты.

Анда җылылык сезоны 22 апрельдә тәмамлана диелә. Тик әлегә бу якынча дата, диделәр эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Мэр Наил Мәһдиев көннәр салкынча торганда җылылык бирү дәвам итәчәк диде. Норматив буенча, өч көн дәвамында уртача температура 8 градустан түбән булса, фатирларда җылы сакланачак. Узган ел Чаллыда җылылык бирү 30 апрельдә, аннан алдагы елларда 4 һәм 10 майларда туктатылган иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев