Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирларда кайчан җылы булыр?

Иң беренче чиратта җылылык социаль учреждениеләргә биреләчәк.

16 сентябрьдә социаль учреждениеләргә (мәгариф, мәктәпкәчә белем, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният оешмаларына) җылылык бирергә планлаштыралар.  
Урамда һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбән торса, торак йортларга да җылы биреләчәк. «Мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына җылылыкны вакытынннан алда бирергә кирәк. Җылылык чыганаклары, шәһәр моңа әзер», – диде мэр Наил Мәһдиев. 
Чаллыда Боз сарае белән «Төзүче» стадионы гына җылыту сезонына әзер түгел. Боз сараенда ремонт эшләре 20 сентябрьгә тәмамланыр дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү