Фатирларга җылылыкны иртәрәк бирергә мөмкиннәр
Яңалыклар тасмасы

Фатирларга җылылыкны иртәрәк бирергә мөмкиннәр

1461 йортның җылылык сезонына әзерлек паспорты бар.

Фатирларга җылы бирү 26 сентябрьгә планлаштырылган.1461 йортның җылылык сезонына әзерлек паспорты бар. «Һава торышы кискен үзгәрсә, без фатирларга җылылыкны иртәрәк тә бирергә әзер», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Исегезгә төшерәбез, барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык узган атнада бирелде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылы бирү

Нет комментариев