Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Файдага ярады

Соңгы арада Вахитов проспекты аша салынган (Сөембикә һәм Тынычлык проспектлары арасында), дистә еллар тик торган күпер тирәсендә төзүчеләр кайнаша башлады. "Sunrise City" микрорайонын төзүче төрек фирмасы эстакадада автомобиль кую урыны төзи икән. Әлегә төзүчеләр иске бетон конструкцияләрне ныгыту белән мәшгуль. 19нчы микрорайон төзелешенә бәйле рәвештә, бу мәйданда урнашкан берничә гараж-төзелеш...

Соңгы арада Вахитов проспекты аша салынган (Сөембикә һәм Тынычлык проспектлары арасында), дистә еллар тик торган күпер тирәсендә төзүчеләр кайнаша башлады.

"Sunrise City" микрорайонын төзүче төрек фирмасы эстакадада автомобиль кую урыны төзи икән. Әлегә төзүчеләр иске бетон конструкцияләрне ныгыту белән мәшгуль.

19нчы микрорайон төзелешенә бәйле рәвештә, бу мәйданда урнашкан берничә гараж-төзелеш кооперативы бетерелергә тиеш. Мөгаен, гаражсыз калган автомобиль хуҗаларына яңа машина кую урыны бер мөмкинлек булыр. Машина кую урынына керү юлы "КАМАЗ-Мастер" урамы аша. Хәсән Туфан проспекты аша салынган шундый ук күпер (шәһәр хакимияте янында) берничә ел инде автомобиль кую урыны буларак файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев