Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фельдшерга – Олег Морозовтан мотоцикл

Депутат бүләге кемгә бирелгән?

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Спас районы Ямбакты авылы фельдшеры Вәсилә Мөхәммәтшинага мотоцикл бүләк иткән. Вәсилә ханым 30 ел авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Башта авырулары янына җәяү, аннары велосипедта йөргән. «Аннары абый туган апага бәләкәй мотоцикл алып бирде. Мотоциклы ватылгач, яңадан велосипедка утырып, халыкка хезмәт итүен дәвам итте. Бер очрашуда Олег Викторович мотоцикл вәгъдә иткән булган. Балаларны яклау көнендә барлык  авыл халкы каршында Олег Морозов  зур бүләген туган апабызга тапшырды. Бик зур рәхмәт. Икесенә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-сау эшләргә язсын», – ди танылган биюче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек

2
X