Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февраль-бакча эшләренең башлануын кисәтә

февраль - кышның соңгы ае. Кояш торган саен ешрак елмая, аның кызулыгы да сиздергәләп куя һәм бакчачы... инде төшләрендә язны, бакча эшләренең башлануын күрә башлады. Февраль аенда мөһим эшләр *бакча коралларына ревизия ясау; *орлыклар, ашламалар һәм кирәкле химикатлар запасын булдыру; *кышкы саклауга куелган георгин, гладиолус һ.б. культураларның саклануын тикшерү; *берьеллык...

февраль - кышның соңгы ае. Кояш торган саен ешрак елмая, аның кызулыгы да сиздергәләп куя һәм бакчачы... инде төшләрендә язны, бакча эшләренең башлануын күрә башлады. Февраль аенда мөһим эшләр *бакча коралларына ревизия ясау; *орлыклар, ашламалар һәм кирәкле химикатлар запасын булдыру; *кышкы саклауга куелган георгин, гладиолус һ.б. культураларның саклануын тикшерү; *берьеллык чәчәк орлыкларын утырту. Арбаңны - җәй, чанаңны кыш әзерлә, дигән бит халык. Шуңа күрә чын бакчачы кышкы көннәрдә дә эшсез утырмый, ә көрәк, тырма, бакча кайчысы һәм пычкысын, секатор һ.б. коралларын караштырып, җәйгә әзерли башлый. Күпләребез яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен үзебез үстерергә ярата. Моның өчен үсенте тартмаларын бүгеннән әзерләргә кирәк. Бу максатка кибеттән сатып алынган контейнерлар да, тактадан ясалган тартмалар да, яшелчә-җимеш һәм сөт ризыкларыннан калган савытлар да бара. Аларның тирәнлеге 8-10 см.дан ким булмаска тиеш, ә озынлыгы исә тәрәзә төбе яки өстәлнең киңлегеннән тора. Мөмкинлеге булганнарга үсентеләр өчен торфтан яки пластмассадан ясалган савытлар сатып алырга киңәш ителә, алар булмаса, йогырт, сөт пакетлары кулланырга мөмкин. Мул уңыш алыйм дисәң Запас капчыгыгызда кирәкле ашлама һәм химикатлар бармы һәм җитәрлекме? Тик февраль-март айларында гына бакчачылар өчен кибетләрдә бар кирәк-яракны табарга мөмкин, җәй җитүгә аларның күбесе сатылып бетәчәк. Бар кирәкле нәрсәләрнең тулы исемлеген гәзит битләрендә бирү мөмкин түгел, чөнки аларның ассортименты һәрвакыт алышынып тора, шулай ук бакчачыларның да аларның кайсысына өстенлек бирүе төрлечә. Ләкин, бернигә карамастан, һәр бакчалы хуҗалыкта булырга тиешле нәрсәләр бар. Болар: 1. Ашламалар - азотлы (мочевина, аммиак селитрасы, аммоний нитраты яки сульфаты); фосфорлы (суперфосфат); калийлы (хлорлы калий, климагнезия); катлаулылар (нитрофоска, нитроаммофос), шулай ук соңгы вакытта барлыкка килгән бик яхшы катлаулы Кемира ашламасы һәм аның берничә төре. Үсентеләр үстерү өчен аларның иң яхшысы - Кемира-универсал һәм теплицалар өчен Кемира. 2. Гумин кислотасы нигезендә эшләнгән үсеш стимуляторлары да (гумат, гумикс һ.б.) булса яхшы. Тирес төнәтмәсе, шулай ук тамырдан тыш ашлау өчен нәтиҗәле стимуллаштыручы Эпин препаратыннан да йөз чөерергә кирәкмәс. 3. Чыбыкча һәм башка төрле үрчетү ысуллары белән шөгыльләнердән алда тәҗрибәле бакчачылар гетероауксин, корневин һ.б. запасын булдырырга киңәш итә. 4. Әгәр дә бакчагыздагы туфрак әче икән, известь сатып алып куегыз. 5. Язын агачларны эшкәртү һәм формалаштыру өчен акбур һәм бакча сумаласы булырга тиеш. 6. Орлыкларны чәчкән вакытта аларны һәм туфракны зарарсызландыру мөһим. Бу максатта кулланырга мөмкин булган иң гади нәрсә - марганцовка. Тагын да нәтиҗәлерәк булсын дисәгез, бенлат тибындагы фунгицид кулланырга мөмкин. 7. Чүпне утап-утап та җиңә алмасагыз - гербицидлар ярдәмгә килер. 8. Корткычлар һәм төрле чирләр белән көрәштә бик күп препаратлар кулланыла, көн саен диярлек аларның яңалары барлыкка килә тора, шуңа да ниндиләрен сатып алырга кирәклеге турында киңәшләр бирү мөмкин дә түгел. Әгәр бакчагызда ниндидер авыру яки корткычлар үсемлекләргә зур зыян китерә икән, кибеттә сатучы белән киңәшләшегез, препаратларга язылган аннотация белән танышыгыз һәм белешмә әдәбиятны укыгыз. Ләкин шуны да онытырга ярамый, бакчада кирәкле-кирәксезгә агулар кулланырга ярамый, иң яхшысы - үлән төнәтмәләре, сабын эремәсе белән файдалану. Тагын да яхшысы, анда кошларны, бакаларны җәлеп итү. Куян килгән кунакка? Бакчага чыгып, кар каплаган агачларга куяннар яки тычканнар зыян салмаганмы икәнен даими тикшереп торыгыз. Тычканнарга юлны ябу өчен агач һәм куак төпләрендәге карны таптап торыгыз, алар йөргән юлларга алдаткыч агулар куегыз. Тычканнар кышын аеруча маргариткалар, төрек кәнәфие, икееллык кыңгыраулар белән теләп сыйлана. Саклауга куелган бәрәңгеләр, суганчалар һәм чәчәкләрнең тамырлары ничек саклануын күзәткәләп торыгыз. Әгәр саклаган урын җылы булып, үсешкә киткәннәр икән, аларны чүлмәкләргә утыртыгыз һәм якты урынга урнаштырып, аз-азлап кына су сибеп торыгыз. Язын бакчага күчереп утыртырга мөмкин булачак. Орлыксыз - дөнья сансыз! Февральдә орлыкларны тикшерергә кирәк. Сатып алганда орлыкларның фирма пакетларына салынганына өстенлек бирегез. Аларны чәчкәндә тиешле таләпләрне үтәсәгез, мул уңыш алып куанырсыз. Ә менә үз бакчагызда үстерелгәненең шыту сәләтен тикшереп карарга кирәк булыр. Моны вакытны һәм көчегезне әрәм итмәс һәм өметләрегез челпәрәмә килмәсен өчен эшләргә кирәк. Помидор, борыч һәм баклажан Февраль аенда помидор, татлы борыч, баклажаннарны чәчәргә артык ашыкмагыз. Борыч һәм баклажанның биек булып үсүче һәм гибрид сортларын февральнең 20ләрендә чәчәргә мөмкин, ә биек үсүче помидорларны, иң яхшысы, март башында чәчү. Борыч орлыклары авыр тишелә, шуңа аларны стимуллаштырырга киңәш ителә. Моның өчен башта орлыкларны чүпрәккә төреп, 53 градус кызулыктагы суга чирек сәгатькә төшерегез, аннан судан алып, тәлинкәгә чүпрәге белән бергә салып, суыткычның туңдыру камерасына бер тәүлеккә куегыз. Аннан алу белән шунда ук туфракка чәчегез. Моның урынына орлыкларны ярты сәгать чамасы "Циркон" яки "Энерген"да, яисә "Эпин-экстра" препаратында (ярты стакан суга 4 тамчы алына) тотарга мөмкин. Шулай ук "Новосил" яки "Силк"ны кулланырга мөмкин. Борычлар күчереп утыртуны авыр кичерә (аларның суыручы тамырлары җиңел өзелә һәм бик авыр төзәлә). Шуңа күрә аларны шунда ук ярты литрлы савытларга араларын 2-3 см. чамасы калдырып, өчәр орлык утыртырга киңәш ителә. Киләчәктә борычларны тирәнәйтмиләр, шуңа күрә аларны шунда ук тирәнгәрәк утыртыгыз (3-4 см.). Шытымнар чыккан чакта орлык тышчасын ташлап өлгерсен дисәгез, утыртыр алдыннан туфракны яхшы итеп дымландырырга киңәш ителә. Аннан аны кашык белән баскалыйлар, аннан өслегенә орлыклар тезәләр. Шуннан өсләрен 4-5 см. калынлыкта коры туфрак белән каплыйлар һәм тыгызлыйлар. Аннан стаканнарны полиэтилен капчыкларга урнаштырып, өсләрен бәйлиләр һәм җылы урынга урнаштыралар. Болай эшләгәндә, борычлар 1 атнадан тишелеп чыгалар. Моның өчен аларны 28-30 градус җылылыкта тоту кирәк. Һава температурасы 40тан күтәрелсә дә һәм 20 градустан түбән төшсә дә, борыч орлыклары харап булачак. Температура 23-25 градус чамасы торганда орлыклар нибары 2-3 атнадан соң гына шытып чыгачак. Тәүге шытымнар күренү белән үк (башкаларын көтеп тормастан), савытларны башта бер атнага салкынча урынга (15 градус чамасы), аннан якты-җылы урынга куялар (25 градус чамасы). Яфраклар күренә башлау белән үк сыек ашлама бирә башлагыз, бу максатка барсыннан да бигрәк "Унифлор-бутон" препараты яхшы булачак. Чөнки борычлар калий ярата (3 л. суга 1 ч.к.). Баклажан һәм помидор орлыклары белән бернинди дә мәшәкать юк: алар болай да яхшы тишелә. Аларны да борыч чәчкән кебек чәчәләр, ләкин 2 см. тирәнлеккә. Баклажаннар азот ярата, шуңа аларны "Унифлор-рост" белән тукландырырга киңәш ителә. Ә помидорлар - фосфор яратучылар, шуңа күрә аларга ашлама итеп "Унифлор-бутон" бирергә мөмкин. Игътибар! Үсентеләрнең үсеш чорында азот ашламаларын чамасыз кулланырга киңәш ителми, чөнки ул үсентеләрнең буйга артык үсүенә китерә. Моннан котылу өчен атнасына 1-2 тапкыр икеләтелгән гранулалы суперфосфатның 1-2 ярмачыгын сибеп куярга мөмкин. Яшел тәмләткеч - тәрәзә төбендә Февральдә сарымсак һәм суганның үсешкә киткәннәре очрый. Бу процессны инде туктатып булмый, шуңа аларны ком яки әче булмаган туфрак тутырган савытка, берсенә-берсен терәтеп утыртыгыз да, су сибеп тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Озак та үтмәс, яшел тәмләткечләр белән сыйлана башларсыз. Сәхифәне Гөлара Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев